Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гашыйклар көне унаеннан бәйрәм акциясе булып узды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Гашыйклар көнендә яшь пар тренингта катнашты, бер-берсенә тантаналы рәвештә вәгъдәләр бирделәр, истәлеккә фотога төштеләр. Булачак яшь парлар бәйрәм тренингында алган белемнәрне кызыксыну белән билгеләп үттеләр. Аларга аеруча  тантаналы рәвештә бер-берсеңә яратуны, ышанырга һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булырга вәгъдә бирү бик ошады. Акция ГХАТ бүлеге оештырган “Бәхетле гаилә мәктәбе” һәм «Ышаныч» үзәге кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International