«Гашыйклар» көнендә Яшел Үзәннең 6 яшь пары никахлашты

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Изге вәли көнендә туй – якты, истә кала торган, романтик һәм бераз гына сентименталь вакыйга. Гашыйклар өчен ике иң дулкынландыргыч көн бер зур вагыйгага әверелә.

2018 елның 14 февралендә иң романтик һәм изге “Гашыйклар” бәйрәме көнне  Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 6 яшь пар никахын теркәделәр. Яшь парлар бу көнне үз гаиләләрен булдыру өчен юкка гына сайламаганнар, чөнки нәкъ менә “мәхәббәт” дигән матур хис аларны ГХАТ бүлегенә алып килгән.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны яңа гаиләләре тууы белән котладылар, аларга үз мәхәббәтләрен бөтен тормышлары аша һәм аңа тугрылыклы булып калырга теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International