Әтнә муниципаль районы Күңгәр авылында 15 февральдә “Парлы гомер – назлы гомер” чарасы узды. Бу чарага 35еллык гаилә юбилеын уздыручы Әмировлар, Галиәскәровлар һәм Сәгъдиевлар гаиләләре катнашты. Алар үзләренең бәхетле гаилә тормышы турында сөйләделәр. Чарада Күңгәр авылында дини тәрбия бирүче Рубис хәзрәт чыгыш ясады. Кызыклы конкурслар һәм концерт номерлары халыкны ял иттерде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.