2018 нчы елның 15 нче февралендә Саба муниципаль районы Сатыш авылында яшәүче Хатыйп Ситдыйковка 90 яшь тулды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Таһир Шәрәфиев социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шафигуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Хатыйп Фәйзрахман улы олы юбилеен балалары, онык­лары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы Хатыйп бабайга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International