16 февраль, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды

2018 елның 16 феврале, җомга

Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортларын саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.

ЗАГС бүлеге мөдире Дианова Л.М. балаларны шулай ук бүгенге тантана белән котлады һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International