Идел буе районы ГХАТ бүлегендә мәхәббәт тантанасы – ярәшү узды

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Казан шәһәренең ГХАТ бүлегендә, гашыйклар көнендә, эш көне булуга да карамастан, 20 пар никахларын теркәделәр. Ә булачак парлар Илдар һәм Анастасия  өчен әзерләнгән ярәшү тантанасы алар өчен сюрприз булды. Алар автоклубта танышканнар. Анастасияне беренче тапкыр күрүгә Илдар бу чибәр кызны үзенә каратырга карар кыла. Аның хыялы тормышка аша,  алар – кияү белән кәләш һәм туйга әзерләнә! Булачак яшь парларга истәлеккә буләк итеп шәһәребезнең иң яхшы гаиләләре турында китап тапшырылды.

Барлык яшь парларны гашыйклар көне белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International