Гашыйклар көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 6 яңа гаилә үзләренең тормышын башлап җибәрде. Евгений белән Нина, Павел белән Альбина, Андрей белән Виктория, Геннадий белән Анастасия, Эдуард белән Инна, Георгий белән Наталья шушы матур датада законлы ир белән хатын булдылар. 14 февраль алар өчен Гашыйклар көне генә түгел, ә гаиләләренең туган көне буларак та бәйрәм ителәчәк.