Изге вәли көне Аксубай район халкына шатлык бүләк итә

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

14 нче февраль көнне, дөньяның күп кенә илләрендә, иң романтик бәйрәм булып саналган, Изге вәли Көне яки барлык гашыйклар Көне билгеләп үтелә.   Мең ярымнан артык  еллар дәвамында бу көнне яшь кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата. Бу искиткеч матур көнне ике пар  үз мөнәсәбәтләрен, Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге бинасында никах белән ныгыттылар. Демьяновлар гаиләсендә бик тиздән янә бәйрәм – бала туу көтелә. Ә ирле-хатынлы Хамитовлар   никахларын, сабыйлары  Адел тууын теркәү көнне рәсмиләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International