Изге Вәли көне дип аталучы бәйрәмне төрле яшьтәгеләр дә инде уз итеп бетерде

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Аны уз мәхәббәтен тапкан һәм әле гашыйк булып, уз бәхетен табарга хыялланып яшәучеләр дә ярата. Әлеге бәйрәм конендә Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә рәсми рәвештә Хасановлар гаиләсе теркәлде. Илшат белән Алия бу көнне бәйрәм көне икәнен уйламыйча сайлаганнар. “Димэк шулай язган”, дип өстәделәр алар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International