Ел саен, 2012 елдан башлап, 14 февраль китап бүләк итү көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем китаплар бүләк итергә тиеш дип санала.
Габдулла Тукай исемендәге Китапханә быел «Китапханәгә яңа китап бүләк ит" акциясен башлап җибәрде. Акциягә ГХАТ Идарәсе белгечләре һәм яшь пар Ренат һәм Алинә Нигъмәтҗановлар да кушылды. Алар китапханәгә балалар китаплары бүләк иттеләр.