Әлмәт шәһәрендә 300-нче сабый бала туган

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген, 13 февральдә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300 сабыйның туы теркәлгән.

Фаил һәм Екатерина Шарафутдиновлар гаиләсендә  2018 8 февралендә беренче балалары туган! Улларына алар искиткеч исеме Артем дип кушканнар. Грек теленнән алынган исем «зыянсыз»,  сәламәтлек» дигән мәгънәләрне аңлата.

ЗАГС Идарәсе белгече бәхетле әтигә туу турындагы таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов котлау открыткасын тапшырды. Яшь ата-ананы гаиләләренең тулылануы белән котлап муллык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек, тормыш юлларында бәхет һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International