2018 елның 12 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә» электив курсы буенча югары сыйныф укучылары өчен, чираттагы дәрес узды.
Педагог-семьевед Гүзәл Минһаҗева 28-нче мәктәп һәм 32-нче гимназия укучыларына «никах» һәм «ата-ана булу бәхете» турында сөйләде. «Brainstorming» баш штурмы аша, егетләр һәм кызлар гаилә темасына плакат ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.
Дәрес ахырында, ГХАТ Идарәсе белгечләре укучылар белән берлектә «Май чабу!» бәйрәменә кушылдылар, татлы коймаклар пешерделәр.