Май чабу – борынгы славяннар бәйрәме, күп гасырлар аша ул халык гореф- гадәтләрен саклап кала. Май чабу белән шулай ук туй ясау да бәйле.
Нәкъ менә шуңа күрә дә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гадәти булмаган «Татлы май чабу бәйрәме!» проекты башланды. Һәр көнне никахлашу Сарае кунаклары төрле уеннарда катнаша һәм кайнар коймаклар белән сыйлана алачаклар.
Проектта беренче булып, «Гаилә» дәресләре укучылары катнаштылар. Икенче көнне Май чабу проектына ГХАТ Идарәсе белгечләре кушылды. Идарә хезмәткәрләре татлы коймаклар пешерделәр, җырладылар һәм «гаилә бәхете каруселендә » теләкләр әйттеләр.