12 февраль көнне Сарманда III чакырылыш муниципаль район Советының XV утырышы узды. Аның эшендә республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен анализлады һәм 2018 елга бурычларга тукталды. Ахырда республика, район үсеше өчен аеруча тырыш хезмәт куйганнары өчен мактаулы исемнәргә, Татарстан Республикасы Президентның Рәхмәт хатларына лаек булучылар бүләкләнде. Алар арасында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина бар иде.