Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

13 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылангы авыл җирлегендә  Мироновлар  гаиләсе  Николай улы  Владимир  һәм  Григорий  кызы Любовның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк. Балалары һәм оныклары өчен алар һәрвакыт үрнәк булалар. Тату  гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.

50 ел  бергә гомер иткән Мироновлар  гаиләсен ” Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Шылангы авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International