Исламҗан абый Вәлиев 1928 елны Минзәлә районы Чупай авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф белем ала, аннан Калтак авылы мәктәбендә укый. Мәктәпне бетерүгә колхоз эшендә эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайта һәм шунда тормыш итә башлый. Хатыны Мәдинә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 10 оныклары, 3 оныктан туган оныклары бар. Юбилярны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газиҗанов килде. Алар юбилярга озын гомерләр теләп, Рәсәй Призеденты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.