“Россия-Татарстан чаңгы юллары” район халкын үзенә җыйды

2018 елның 10 феврале, шимбә

“Россия чаңгы юллары” илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырылса, Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган. Районыбыз Теләчедә әлеге  ярыш елдан –ел матурырак уза, катнашучылар саны арта. Быел әлеге спорт бәйрәме районның чаңгы базасында, Сабантуй бәйрәме уза торган мәйдан янында узды.  Бу көнне 1080 райондашыбыз чаңгыга басты.

Чаңгыга Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов  үзе дә басты. Шулай ук бу көнне ярыштан  районның күп кенә оешма җитәкчеләре дә читтә калмады. Бәйгедә имгәнүчеләр булмады, монысы аеруча мөһим. “Россия чаңгы юллары” дип исемләнгән ярышта район халкы актив катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген чаңгыга баскан һәр кеше җиңүче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International