10 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында булачак парлар өчен, чираттагы дәрес узды.
Дәресне «Эйдос» психологик-педагогик үзәге директоры Екатерина Юртаева үткәрде. Яшь парлар низагларны чишү юлларын ачыкладылар, беренче елда яшь гаиләдә барлыкка килгән проблемаларны җиңү юлларын эзләделәр.