Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары катнашында “Исемең синең – намусың синең” темасына ачык дәрес уздырылды.
Игезәк балалар туу - бик сирәк була торган вакыйга. Столяров Даниил Евгений улы белән Ольга Юрий кызы гаиләсендә икеләтә бәхет. Аларның ике кыз балалары - Анна һәм Анастасия дөньяга килгән. Бу чын могҗиза һәм зур бәхет. Чын күңелдән бу гаиләгә тыныч тормыш һәм балалары һәрвакыт куандырып кына торуын телибез.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәрьям Яковлева граждан хәле актларын дәүләт теркәвен гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре белгечләре белән күчмә киңәшмә үткәрде.
Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2018 нче елның 02 февралендә туган Минниханов Вячеслав Виталий улы. Вячеслав әтисе Виталий Олег улының һәм әнисе Анжела Алексей кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Вячеславнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Хезмәт ветераны, табиб Ләлә Гамир кызы Садыйкова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Табиблар династиясе әгъзасы булган Ләлә Гамир кызының 67 ел хезмәт стажы бар.
Ләлә Гамир кызы Ташкент медицина институтында укый. Хирург, акушер-гинеколог булып эшли, күп еллар Сырдарья өлкәсенең баш акушер-гинекологы булып тора.
Түбән Тәкермән авылында яшәүче Халисә Миңнегәрәй кызы Гыйльмиеваны юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.
2018 елның 3 февраленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 елның 200 пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Артем Сергеевич һәм Анастасия Дмитриевна Кривицкие!
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!
2018 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, Гашыйклар көненә багышланган, «Тылсымлы чәчәкләр» бәйрәме узды.
Теләче районының иң өлкән кешесе Тиләҗе авылында яшәүче Оркыя Сәетова. Бүген ул үзенең 100 яшен бәйрәм итә. Гасыр яшьтәше булган әби бүгенге көндә улы Альфред килене Илсөяр ханым белән яши. Җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар.
. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннның котлау хатын һәм кыйммәтле буләк тапшырды, җан тынчлыгы белән, сәламәтлектә, хөрмәттә яшәргә язсын дигәрн теләкләрен җиткерде.