Теләче районының иң өлкән кешесе Тиләҗе авылында яшәүче Оркыя Сәетова. Бүген ул үзенең 100 яшен бәйрәм итә. Гасыр яшьтәше булган әби бүгенге көндә улы Альфред килене Илсөяр ханым белән яши. Җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар.
Оркыя Сәетовага тормышның ачысын –төчесен байтак татырга туры килә. Качтау авылында туып үскән кыз Тиләҗегә килен булып килә. Бөек Ватан сугышыннан бер аягы имгәнеп кайткан Сәхипгәрәй абый еш авырганлыктан, Оркыя апа ир –ат эшен күп эшли. “Туйганчы ризык ашау сирәк эләкте, хәзер тормышлар җәнәт”, -ди сабыр әби.
Ул бишенче классны бетерүгә эшкә тотына. Казанда кирпич заводында эшли. Яшь дип тормыйлар урман кисәргә җибәрәләр. Тиләҗедә дуңгыз фермасында хезмәт куя. Өч улы фаҗигале төстә вафат була. Начар күрә торган күзләре бөтенләй йомыла. Иңнәренә ишелеп төшкән хәсрәтне Оркыя әби Коръән укып, тәсбих тартып, якыннарына изге теләкләрен, догаларын укып җиңеләйтә. Оркыя әбине котларга муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов шәхсән үзе килгән иде. Аның чәчәк бәйләмен, истәлекле бүләген һәм ТР Президенты Р. Миңнехановның котлау хатын юбиляр шатланып кабул итеп алды.