Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Тылсымлы чәчәкләр» бәйрәме

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

2018 елның 6 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, Гашыйклар көненә багышланган, «Тылсымлы чәчәкләр» бәйрәме узды.

         Электән чәчәкләр матур мизгелләрне ассызыклау өчен кулланыла. Бер генә бәйрәм дә чәчәкләрдән башка узмый. Чәчәкләрдән башка кеше тормышында иң мөһим вакыйга  – туй көне дә уза алмый.

         Бәйрәм кунакларын матур җырлары белән  халыкара һәм бөтенрәсәй вокал бәйгеләре җиңүчесе, «Капелла» сәнгать ансамбленең җитәкчесе - Оксана Ялтанская шатландырды.

         Булачак яшь парлар чәчәк викторинасында һәм күңел ачу бәйгеләрендә актив катнаштылар. Бәйрәм кичәсе азагында, туй чәчәк бәйләме дефилесы узды.

         Билгеләп үтик, чара, беренче чиратта, яшьләрнең игътибарын гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм ГХАТ органнарында никахларын рәсми рәвештә теркәүгә юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International