Атна саен дүшәмбе көнне Әлки районында Глава җитәкчелегендә җыелыш үткәрелә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.Ф.Халиуллина җыелшта катнашучыларны районың ел буенча нәтиҗәләре белән таныштырды.
Бу көннәрдә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй районы Әхмәт авылында яшәүче сугыш ветераны Цыганова Зинаида Григорий кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.
Алтмыш ел бергә – бәхетле гаилә тормышы үрнәге түгел ме? Авыр сугыштан соңгы елларда безнең якташларыбыз уңайлыкны түгел, ә чын дуслык, туган илгә мәхәббәт һәм иң ихлас хисләрне кадерләгәннәр. Әлмәт шәһәренең икахлашу сараенда Вильдановлар гаиләсе – Өлфәт Хаҗи улы һәм Рима Габдрахман кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елның 150 нче сабые тууы теркәлде. Илья исемле сабый Григорий белән Светлана гаиләсендә икенче бала булып туды. Кечкенә баһадир 4040 грамм авырлыкта һәм 54 см озынлыкта якты дөньяга үзенең беренче авазын салды.
Кайбыч районы Федоровское авылында гомер итүче Любимцева Таисия Прокопьевнага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы исеменнән Рәмис Хәялиев котлады һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 37 сабый теркәлде: 19 малай һәм 18 кыз. Иң кечкенә бала 2300, ә иң зуры – 4500 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 41 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Ясминә.
Сирәк очрый торган исемнәр Халид, Замирә.
Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.С.Карамов тапшырды.
Күпчелек гаиләләр язмышның чын бүләге – “патша игезәкләре” турында хыяллана торгандыр. 2018 елның 25 гыйнварында Яр Чаллыда Сергей Валериевич һәм Руфина Рашидовна Вергасовлар гаиләсендә шундый игезәкләр дөньяга килә. Балаларга Ясмина һәм Рафаэль дип исем кушканнар.
Сергей һәм Руфинаны тормышның яңа этабы башлануы белән котлыйбыз.
Теләче районы Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче Хәлимә Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгыИлдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләде. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын истәлекле бүләк тапшырып, тыныч тормыш теләделәр.
Үргәагар авылында яшәүче Миңнегель апа Хәйретдиновага 90 яшьлеге уңауннан Россия Президенты Владимир Путин котлау открыткасы юллаган. Ил башлыгының тәбрикләү хатын юбилярга район җитәкчесе Александр Никошин тапшырды. Гомере буе районыбызда намуслы хезмәт иткәне өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов, әбинең балалары, күршеләре дә кушылды.