Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 37 сабый теркәлде: 19 малай һәм 18 кыз. Иң кечкенә бала 2300, ә иң зуры – 4500 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 41 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Ясминә.
Сирәк очрый торган исемнәр Халид, Замирә.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 8 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 22 ел, иң олы кияүгә – 56, каләшкә – 59 яшь.