Теләче районы Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче Хәлимә Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгыИлдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләде. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын истәлекле бүләк тапшырып, тыныч тормыш теләделәр.