Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елның 150 нче сабые тууы теркәлде. Илья исемле сабый Григорий белән Светлана гаиләсендә икенче бала булып туды. Кечкенә баһадир 4040 грамм авырлыкта һәм 54 см озынлыкта якты дөньяга үзенең беренче авазын салды.