2018 елның 3 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен, инструктаж үткәрделәр, никах теркәү тәртибен аңлаттылар.
Туган балаларның 10- малайлар, 13- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 7 – икенче, 6- өченче булып , 3 – дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Данияр, Исламнур, Илья, Радик, Рамзан, Абдурахмон, Хасан, Тимур, Мансур, Мухаммад-Сальман, Арина, Анисия, Виктория, Валерия, Дана, Сафийя, Саида, Светлана, Риана, Майя, Кира, Полина, Ясмина дигән исемнәр бирделәр.
2018 елның 3 февралендә никахлашу Сараеның төп залында «алтын» юбилярлар Яньо гаиләсе өчен, тагын Мендельсон маршы яңгырады.
2018 елның 3 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын туй тантанасы узды. Игътибар үзәгендә, алтын юбилярлар - Хәйруллиннар булды. Алар мәхәббәттә һәм татулыкта 50 ел гомер кичергәннәр.
3 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә 2018 елның 100-нче баласы Фокеев Макар Александровичка исем кушу тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ике бертуган апа-сеңел бер үк вакытта кияүгә чыкты. Никахлашу тантанасында Зинаида белән Валентина үзләре сайлаган тормыш иптәшләре белән Мендельсон маршына залга уздылар. ЗАГС хезмәткәрләре аларга гаилә документы – никахлашу турындагы таныклык тапшырдылар. Шундый кызыклы очраклык – аларның икесенең дә ирләре Геннадий исемле. Бәйрәм тантанасы иң якын туганнар, дуслар белән бергә бик җылы узды.
2 февраль көнне Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә Арефьевлар гаиләсе Алексей улы Валентин һәм Иван кызы Тамара 60 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергәннəр бәхетле парларга карата хөрмәт һәм соклану хисләре уяна. Бер-берсен хөрмәт иткəнгə, авырлыкларга карамастан, төрле киртәләрне җиңеп, үзара яратышып һәм хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар.
31нче гыйнвар көнне Бояршиновлар гаиләсендә зур бәйрәм булып узды - Леонид Алексеевич белән Нина Семеновнаның тимер туйлары. Аларның бергә яши башлаганнарына 65 ел! Тантаналар Сарае белгече Ветераннар советы председателе, территориаль иҗтимагый үзыдарә председателе һәм КамАЗ вәкилләре белән бергә хезмәт һәм тыл ветераннарын котлап кайтты. Юбилярлар үзләренең иң якын кешеләре - 2 кызы һәм туганнары кебек булган күршеләре – белән бергә котлаулар кабул иттеләр.
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча 2018 елда Әлмәт муниципаль районында 227 сабый дөньяга килүе теркәлгән. Бу 114 малай һәм 113 кыз. Иң кечкенә сабый 700 гр.авырлыгында туа, ә иң зуры - 4830 гр. Иң яшь әни яше 19, иң олысы - 43 яшьлек, иң яшь әтигә - 21 яшь, ә иң олысына - 55 яшь. Бу айда исемнәрнең иң популяры арасында Артур, Даниэль, Илья, Азалия, Амелия, Ясмина, иң сирәкләре - Аннур, Хәйдәр Харис, Алира, Дилия, Марьяна булды
2 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә юбилейлы пар никахларын теркәде.