Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2018 елның 2 феврале, җомга

2 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Борнаш авыл җирлегендә  Арефьевлар  гаиләсе  Алексей улы  Валентин  һәм  Иван  кызы Тамара 60 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергәннəр бәхетле парларга  карата хөрмәт һәм соклану хисләре уяна. Бер-берсен хөрмәт иткəнгə, авырлыкларга карамастан, төрле киртәләрне  җиңеп, үзара яратышып һәм хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар. Бу парлар берсен берсе яратканга матур һәм тату гаиләлəрендə мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклап калалар. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен алар һәрвакыт үрнәк булалар. Тату  гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.

 60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитəкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның   истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә  Борнаш авыл җирлеге башкарма комитеты  сәркатибе   Регина Ильичева җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International