2018 елның 3 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын туй тантанасы узды. Игътибар үзәгендә, алтын юбилярлар - Хәйруллиннар булды. Алар мәхәббәттә һәм татулыкта 50 ел гомер кичергәннәр.
Никахлашу Сараеның төп залында юбилярларның барлык туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды.
Илгизәр Мяссярович һәм Рушания Мигмановна – чын хезмәтчәннәр, моңа ачык дәлил - аларның намуслы хезмәтләре өчен бирелгән күп санлы рәхмәт хатлары. Яшьлектә юбилярлар сәяхәт итергә яратканнар. СССРның кызыклы урыннарында булганнар. Алар арасында Тула, Алтай төбәкләре, Волгоград өлкәсе. Соңрак, туган Татарстанга кайтып, Прости авылында төпләнгәннәр. Хәйруллиннар гаиләсенең төп байлыгы – аларның өч баласы, җиде оныклары һәм ике оныкчыклары.
Тантана вакытында, Илгизәр Мяссярович һәм Рушания Мигмановна Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына имзаларын куйдылар. Идарә белгечләре парны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлык, ныклы сәламәтлек, иминлек теләп, Түбән Кама районы Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм юбилей медален тапшырдылар.