Гыйнвар нәтиҗәләре буенча 2018 елда Әлмәт муниципаль районында 227 сабый дөньяга килүе теркәлгән. Бу 114 малай һәм 113 кыз. Иң кечкенә сабый 700 гр.авырлыгында туа, ә иң зуры - 4830 гр. Иң яшь әни яше 19, иң олысы - 43 яшьлек, иң яшь әтигә - 21 яшь, ә иң олысына - 55 яшь. Бу айда исемнәрнең иң популяры арасында Артур, Даниэль, Илья, Азалия, Амелия, Ясмина, иң сирәкләре - Аннур, Хәйдәр Харис, Алира, Дилия, Марьяна булды. Бәхетле әниләр һәм әтиләрне, әби-бабайларны, бертуган апа-абыйларны сезнең гаиләләрнең тулылануы белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, көч һәм энергия телибез! Сабыйларыгыз сезне елмаюлары, уңышлары белән куандырсын.