Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады.
2018 елның беренче аенда Биектау муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 29 баланың туу теркәлде. Гомуми саныннан 12 кыз һәм 17 малай. Шуларның 8 – гаиләләрендә беренчеләр, 15 – икенче балалар, 6 сы – өченчеләр. Ата-аналар тарафыннан балаларга иң популяр исемнәр кушылды: Сәмир, Ясминә, Айзилә, араларында сирәкләре: Мөхәммәд, Доминика, Назгөл.
Евдокия Малова Кайбыч районы Мәлки авылының иң өлкән хатын-кызы. Анарга 99 яшь тулды. Шулай булуга да карамастан Евдокия Васильевна бик күп еллар элек булган вакыйгаларны да бик яхшы хәтерли һәм яратып сөйли, күңелендәге изге хисләре, туган иленә һәм халкына булган мәхәббәте йөзендә нур булып балкый.
Бүген эшлекле киңәшмәдә Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләрен, ЗАГС хезмәтенә 100-ел тулу һәм намуслы хезмәтләре өчен Россия Министрлыгының мактау грамоталары һәм Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы грамоталары белән идарәнең баш белгече Рима Рафаэль кызы Бахтеева һәм әйдәп баручы белгече Кадрия Тәлгать кызы Шайхисламова бүләкләнделәр.
Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!
2018 елның 31 январендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 36 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Туйга гадәти җылы көннәргә кадәр әле ерак. Әмма кышкы туй да очрыклы түгел, ә ике гашыйкның уртак фикергә килүе булырга мөмкин, чөнки кыш – әкияти вакыт, без барыбыз да могҗиза көткән чор. Ак кар, кәләшнең ап-ак күлмәге чисталык символы, ихлас хисләр белән бер. Табигатьнең начар һава торышы булмый, өстәвенә, туй кебек тантаналы көнне. Әйе, йөрәкләрендә мәхәббәт яшәгәндә суык та – суык түгел.
31 гыйнвар көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Анастасия һәм Илдар Шариповлар гаиләсендә бишенче булып туган сабый теркәлде. Балага Дана дигән исем бирелде. Дүрт ул – Тимур, Дан, Радмир, Рөстәм тәрбияләүче бәхетле гаиләдә кечкенә кызга бик шатлар.
Бу көнне Лилия һәм Ионел Гашпар гаиләсендә туган кыз Риана, Дмитрий һәм Елена Решетникова гаиләсендә туган ул Илья да теркәлде.
30 гыйнвар көнне ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 200 баланың тууы теркәлгән. Валеевлар Илнур Ильсурович һәм Дарья Александровна бәхетле ата-анага әйләнде. Ә, 25 гыйнварда туган өченче балаларына алар “Альмира" - дип матур исем куштылар. Грек теленнән "нәфис диңгез”, татар теленнән – “патша”, гарәпчәдән - "принцесса” дигәнне аңлата.
2018 елның 30 гыйнварында Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә – планеркада ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина узган 2017 елгы эш йомгаклары һәм демографик күрсәткечләр турында хәбәр итте.
2018 елның 30 гыйнварында халыкның хокукый белемлеге кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән шәһәре Пенсия фонды идарәсе вәкиле Яшел Үзән перинаталь үзәге клиентлары белән беренче очрашу узды.