Туйга гадәти җылы көннәргә кадәр әле ерак. Әмма кышкы туй да очрыклы түгел, ә ике гашыйкның уртак фикергә килүе булырга мөмкин, чөнки кыш – әкияти вакыт, без барыбыз да могҗиза көткән чор. Ак кар, кәләшнең ап-ак күлмәге чисталык символы, ихлас хисләр белән бер. Табигатьнең начар һава торышы булмый, өстәвенә, туй кебек тантаналы көнне. Әйе, йөрәкләрендә мәхәббәт яшәгәндә суык та – суык түгел.
Ә туй сынамышларына килгәндә, кышкы чорда төркәлгән гаилә идель вакытка туры килгәнен раслый. Әлбәттә, сынамышлар гасыры артта калды. Шуңа да карамастан, мөһим вакыйга алдыннан нишләп әле халык календаренә күз салмаска.
Элек-электән халык гыйнвар ае яңа гаиләдә балалар күп булуын ышандырган. Икенче кыш аеның көннәре тыныч гаилә булуын хәбәр иткән.
Һава торышына килгәндә, туй көненә туры беренче баланың кем туасын белергә ярдәм итә. Җылы, ачык һава торышы әниләре өчен кечкенә ярдәмчесен тудырыр, нык суык гаилә нигезенең дәвамчысын.
Әгәр бу тантана көнне кар явса, тулы тормыш белән исән-имин яшәргә язгандыр. Җилләр җиңел мөнәсәбәтләргә китерергә мөмкин. Гыйнвар туйлары планлаштырганда ай календаренә дә күз салу кирәк. Шулай итеп, тантанага кадәр берничә көн алдан тулы ай булса кияү белән кәләшкә озак бәхетле никах вәгъдә итә.
2018 елның беренче аенда Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә 55 пар теркәлгән!