30 гыйнвар көнне ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 200 баланың тууы теркәлгән. Валеевлар Илнур Ильсурович һәм Дарья Александровна бәхетле ата-анага әйләнде. Ә, 25 гыйнварда туган өченче балаларына алар “Альмира" - дип матур исем куштылар. Грек теленнән "нәфис диңгез”, татар теленнән – “патша”, гарәпчәдән - "принцесса” дигәнне аңлата.
ЗАГС Идарәсе белгече әтисенә кызының туу турында таныклыгын һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хатын тапшырды. Без Валеевлар гаиләсен котлыйбыз, аларга нәни могҗизаны тәрбияләүдә сәламәтлек, сабырлык телибез!