30 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү булды. Бу гаилә- Филеневлар гаилəсе, Алексей улы Андрей һәм Николай кызы Оксананың гаиләдә бишенче балалары,малайлары туды, аңа Максим исеме куштылар.
2018 елның 29 январь көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2017 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2018 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яшькә җиткән яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.
Бу көнне үзенең төп документын тантаналы шартларда 10 Яшел Үзән шәһәренең яшь үсмере алды.
30 январь көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә 2018 елның 03 январь көнендә дөньяга килгән Ягфарова Зарина Ильфат кызына туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне районның ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елның 100 нче яңа туган сабыен теркәү тантанасы узды. Юбилейлы таныклык Артур Ленаровичка тапшырылды. Көтеп алынган беренче бала Ленар белән Альбина Шөгаеповлар гаиләсендә туды. Нарасый 4040 гр. авырлыкта, 53 см озынлыкта якты дөньяга аваз салды.
2018 елның 27нче гыйннварында Яр Чаллы шәһәрендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 500 баланы теркәделәр. Бу сабый – Марьям – Ильшат һәм Лилия Нуруллиннар гаиләсендә көтеп алынган бала.
Хөрмәтле Ильшат һәм Лилия! Сабыегыз сәламәт булып, сезне куандырып, сездән үрнәк алып яшәсен һәрчак. Ихластан гаиләгезне котлыйбыз!
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар Сараенда депутат хатын-кызлар «Мэрхемэт-Милосердие» берләшмәсенең сәламәтлек саклау, гражданнарны социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы узды. Комиссиягә Шәһәр советы депутатлары, Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре кергән. Утырыш башланыр алдыннан ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Р.Г. Зарипова комиссияне Тантаналар Сарае структурасы белән таныштырды, идарә итү башлыгы эшчәнлеге турында сөйләде.
2018 елның 27 нче январь көнне Мамадыш районында яшәүче Семенова Антонина Герасимовна ның 100 яшьлек юбилее булып узды. Юбилярны котлап районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов, районнның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахметова, шулай ук район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев килделәр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе 10 номерлы гимназиядә оештырылган башлыгы дүртенче иҗтимагый муниципаль конференциядә. Конференциянең төп темасы «Кешене тәрбияләү».
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә игезәкләр тууын теркәү тантанасы узды. Ике матур кыз – Арина белән Кира дөньяга аваз салды. Әлеге шатлыклы вакыйга Агата Владимировна һәм Сергей Александрович Шаталовлар гаиләсендә булды. ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәкләр туу белән котлады һәм сабыйларның беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшырды.