Россия Федерациясе гражданинына баш документ тапшыру тантанасы

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яшькә җиткән яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

Бу көнне үзенең төп документын тантаналы шартларда 10 Яшел Үзән шәһәренең  яшь үсмере алды.

Тантананың башында  ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова укучыларга һәм кунакларга Россия паспортының барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннан соң тантаналы рәвештә мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Яшел Үзән районында федераль миграция хезмәте идарәсенең бүлеге башлыгы урынбасары Игорь Грошев тарафыннан төп документ - Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшыралды. Паспортны кулларына алгач, чарада катнашучылар горурлы Россия Гимнын тыңладылар.

Паспортлар тапшыру тантанасында мәктәп укучыларының әти-әниләре һәм туганнары, аларның тормышларындагы шушы мизгелне уртаклаштылар. Аларны тәбрикләп Россия Федерациясенең  лаеклы гражданнары булырлар дигән ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International