Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елның 100 нче яңа туган сабыен теркәү тантанасы узды. Юбилейлы таныклык Артур Ленаровичка тапшырылды. Көтеп алынган беренче бала Ленар белән Альбина Шөгаеповлар гаиләсендә туды. Нарасый 4040 гр. авырлыкта, 53 см озынлыкта якты дөньяга аваз салды.