Яр Чаллы шәһәре Тантаналар Сараенда депутат хатын-кызлар «Мэрхемэт-Милосердие» берләшмәсенең сәламәтлек саклау, гражданнарны социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы узды. Комиссиягә Шәһәр советы депутатлары, Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре кергән. Утырыш башланыр алдыннан ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Р.Г. Зарипова комиссияне Тантаналар Сарае структурасы белән таныштырды, идарә итү башлыгы эшчәнлеге турында сөйләде.
Көньяк залда шәһәрнең гаилә-демографик хәле турында Равиля Гильметдиновна доклад белән чыгыш ясады. Комиссия узган йомгаклау карарында, Башкарма комитетына, гаилә институтының абруен, төп гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.