Яшел Үзән муниципаль районының Васильево башкарма комитетының тантаналы никах теркәү залында Шәүкәт һәм Илсия Ахметшиннарның уртак тормышлары 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булып узды.
Мендельсон маршы астында кайчандыр кергән кебек алар тантаналы залга керделәр.
26 январь көнне Ютазы районы Бәйрәкә авылында яшәүче Мәвгидә апа Халиуллина 90 яшьлек юбилеен уздырды. Аның бу зур бәйрәмен туганнары, авылдашлары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны авыл җирлеге хезмәткәрләре дә котлады.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы узды. Вячеслав Николаевич белән Валентина Яковлевна Старостиннар үзләренең 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. ЗАГСта алар мактаулы юбилярлар кенәгәсендә үзләренең имзаларын куйды, алар өчен туй маршы яңгырады. Алтын пар үзләренең иң зур бәхете дип балаларын, оныкларын, оныкчыкларын атады. Үзләреннән соң килгән буынга алар яхшылык, хезмәт сөючәнлек һәм дәрәҗә үрнәге булып тора. Старостиннарның туганнары һәм якыннары ихлас күңелдән котлау һәм тәбрикләү сүзләре җиткерде. Тантаналы көндә юбилярлар кавышкан, тормыш башлап җибәргән көннәренә кайткандай булдылар, истәлекле хатирәләр белән уртаклаштылар.
26 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Килдеш авылының яңа өйләнешүче Сергей һәм Инна Исаевлар өчен никахларын теркәү мордва халкының йолалары белән булуы сюрприз булды.
Балаларның шатланып көлүе, олыларның шатлык тулы хисләре белән тулган зур бәйрәм Кайбыч районында бәлки беренче генә тапкыр узгандыр. “Салават купере” спорткомплексында "KAYBITSY FAMILY" ("Кайбыч гаиләләре") исеме астында узган әлеге фестивальдә биш гаилә катнашты. Һәр гаилә, узләренең гаилә традицияләре белән уртаклашып, үзләренең торле яклап талантларын курсәттеләр.
Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зинаида Афанасьева әнә шулай ди. Әле шушы көннәрдә генә ул үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Зинаида Романовна Иваново өлкәсендә туган. Шунда җиде классны тәмамлаган, әмма укуын дәвам итү мөмкинлеге булмаган. Илебездә Бөек Ватан сугышы бара: кырык өченче елда фронттан әтисенең батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Тормышлар шулкадәр авыр, ашарга ризык, өскә кием юк. Зинаида башкалар белән торф чыгарырга йөри. Мондагы хезмәткә чыдый торган түгел, шуңа күрә ике ел эшләгән өчен дүртне язганнар.
2018 елның 25 январендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 1нче мәктәпнең һәм Кадет мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.
Татьяна көнендә туташ һәм әфәнделәр Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә студентлар балына җыелды. Король белән королева дигән мактаулы исем алыр өчен үзара ярыш үткәрелде. Инде бишенче мәртәбә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, урта гасыр дәверенә чумып, бик күркәм тамаша шаһитлары булды. Яшь туташлар һәм әфәнделәр бал киемнәрендә вальс әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, матур сөйләү осталыкларын күрсәттеләр, мәхәббәт аңлаттылар. Балның короле һәм королевасы исемнәренә Казан милли тикшеренү технологик университеты филиалы студентлары Антон Белоногов белән Мария Моисеева лаек булдылар.
25 гыйнварь көнне Сарман районы Илексаз авылында гомер кичерүче Зиятдинова Мияссәрә Насыйбулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова да ветеранга иң матур теләкләрен ирештерделәр. Мияссәрә апаны хөрмәт итеп, балалары, оныклары кайтканнар иде.
25 январь көнне Ютазы районында яшәүче Хөршидә Ярулла кызы Халимуллина гомеренең 100 нче кышын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның 5 баласы, 11 оныгы, 12 оныкчыгы, күп санлы туганнары, күршеләре һәм ГХАТ хезмәткәрләре дә килде.