ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Александр Никошин Иске Салманда дөньяга килеп, гомере буе шунда яшәгән һәм эшләгән Гарифулла ага Хәсәновны 90 яше тулу белән котлады. Ул ветеранга Россия Президентының котлавын да тапшырды, бүләк бирде. Бөек Ватан сугышы елларында үсмер килеш эшләп йөргән, намуслы хезмәте өчен шул чорда ук медаль белән бүләкләнгән Гарифулла аганы Иске Салман җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов та котлады.

 

  25 гыйнвар көне православие дине календаре буенча җәфа җигүче изге Татьянага багышланган. Ул Рим Аллаларына буйсынмавы өчен җәзалап үтерелә, ә соңрак изгеләр рәтенә куела. 1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна үзенең указы белән Мәскәү университетын оештырып җибәрә. Шул вакыттан башлап изге Татьяна Россия мәгарифен яклаучы булып санала башлый. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге дә яшьләр бүлеге белән берлектә, шәһәребезнең алдынгы студетлары белән, "Татьянин день" дип исемләнгән студентлар балы оештырды.

    Бүген Биектау районы Пермяки авылында  яшәүче Михеева Анастасия Ефим кызына 90 яшь тулды. Аның озын гомере вакыйгаларга  һәм шатлыкларга бай булды: Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, дүрт баланын икесен югалту. Хәзерге вакытта ул бәхетле ана, 5 оныкнын һәм 6 оныкчыкнын яраткан әбисе. Юбилей белән Анастасия Ефим кызын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады һәм бүләкләр тапшырды.

25 гыйнварда дәүләт хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, һәм гамәлдәге законнарны билгеләнгән вакытта башкару өчен, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгечләре авыл җирлекләре урынбасарларына семинар уздырдылар.

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2018 нче елның 25 январьда көнне 18 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

Спас районы Красный Вал авылында  яшәүче Татьяна Басковага туксан яшь тулды.

 Гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев , ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәте вәкилләре, туганнары һәм якыннары кайнар котлады.

Юбилярга традиция буенча котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Актаныш районы  Каенлык авылы тыл ветераны  Муллагалиева Фатима Муллагали кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башлыгы урынбасары И.Бариев тапшырды.

2018 елның 25 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланында Кобяковлар гаиләсе мул туйларын билгеләп үтте.

Искиткеч вакыйганың төп геройлары - Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей кызы Таловлар. Мондый юбилей безнең шәһәр өчен бик мөһим вакыйга. Әлеге парның язмышы бик кызыклы, илебезнең тарихи вакыйгалары белән үрелеп барган. Юбилярлар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Хәзерге вакытта Таловлар гаиләсенең ике уллары, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей кызы үз балалары, оныклары, туганнары, дуслары, күршеләре өчен чиксез үрнәк булып тора.


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 23 январендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә кадет  мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина  мәктәп укучыларына  гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату  гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International