Искиткеч вакыйганың төп геройлары - Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей кызы Таловлар. Мондый юбилей безнең шәһәр өчен бик мөһим вакыйга. Әлеге парның язмышы бик кызыклы, илебезнең тарихи вакыйгалары белән үрелеп барган. Юбилярлар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Хәзерге вакытта Таловлар гаиләсенең ике уллары, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей кызы үз балалары, оныклары, туганнары, дуслары, күршеләре өчен чиксез үрнәк булып тора. Туган көннәрдә, бәйрәм көннәрендә зур гаилә балалары, оныклары белән зур гаилә өстәле артында очраша.
Профессиональ эшчәнлектә Таловлар гаиләсе озак еллар эре сәнәгать предприятиеләрендә эшләгән, Александр Сергей улы – инженер, Надежда Алексей кызы – бухгалтер, аларның һәркайсының зур хезмәт стажы 45 елдан артык. Хезмәттәге казанышлары өчен Александр Сергей улы Надежда Алексей кызы медальләр белән бүләкләнгән, икесе дә хезмәт ветераны.
Инде олы яшьтә булуларын искә алып, Таловлар гаиләсен юбилейлары белән, өйләренә барып, Идел буе районы ГХАТ бүлеге башлыгы Вера Потапова котлады һәм бүләкләде. Юбилярларга Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәре ЗАГС Идарәсе җитәкчесе исеменнән котлау адреслары тапшырды.
Сезгә, хөрмәтле Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей нызы, озын гомер һәм иминлек телибез! Без Сезнең белән горурланабыз!