25 гыйнварда дәүләт хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, һәм гамәлдәге законнарны билгеләнгән вакытта башкару өчен, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгечләре авыл җирлекләре урынбасарларына семинар уздырдылар.
ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Рәис кызы Әмирова 2017 ел нәтиҗәләре буенча статистик мәгълүмат тапшырды. Шулай ук материаль ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт ягыннан ярдәм буларак яңа чаралар турында хәбәр ителде.
Гражданлык хәле актларын төркәү белгечләре АИС ЗАГС WEB программасына кагылышлы барлык сорауларга җавап бирделәр. Моннан тыш, көн тәртибенә Рәсәй Федерациясе юстиция Министрлыгы киңәшләрен үтәүгә, кавышу һәм аерылышу дәүләт теркәвенә кагылышлы хаталарга анализ ясалды.
Кунаклар арасында ГХАТ органнарының үсешенә зур өлеш керткән искиткеч хатын кызлар иде, алар мактау грамоталары һәм чәчәкләр белән буләкләнде.