2018нче елның 24нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда «2017нче елның Студенты» республика премиясенең шәһәркүләм этабындагы җиңүчеләрне һәм лауреатларны тәбрикләделәр. Конкурсның финалына шәһәрдән 32 студент чыкты.
2018 елның 24 январендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 101 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
24 нче гыйнварда тыл һәм химзавод ветераны Ракыя Шәрипова 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Аны котларга район башлыгы Валерий Чершинцев, Ветераннар советы, “Бондюг ” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә һәм Карпов исемендәге химзаводның профсоюз рәисләре Любовь Сорокина, Рәмзия Әхмәдиева белән Рөстәм Борһанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева килделәр.
Юбиляр Давыдова Нина Петровна сигез сыйныф тәмамлагач Төмән педагогия техникумына укырга керә. Бу шәһәрдә ул вакытта өч хәрби училище да була. Нәкъ шушы елда ул булачак ире Николай Давыдовны - хәрби училище офицерын очрата. "Балдаклар, туй күлмәге дә юк иде. ЗАГС ка бардык та язылыштык. Без бәхетле идек.” , - дип искә ала юбиляр.
Арча муниципаль районының Үрнәк авыл советында “Гаилә" темасына түгәрәк өстәл булып узды. Анда традицион гаилә кыйммәтләрен җәмгыятьтә саклау проблемалары каралды.
«Россия социаль сферасының киләчәк образы» темасы буенча 2018нче елның 22-23нче гыйнварында Уфада Идел буе федераль округының стратегик сессиясе булып узды. «Халыкны саклау һәм аның артуы» дискуссия мәйданчыгында Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ Идарә башлыгы урынбасары Г.Р.Галиуллина һәм Тантаналар Сарае директоры Д.Р.Гафурова катнаштылар. Теманың лидеры – Самара өлкәсенең социаль-демографик һәм гаилә политикасы министры – Антимонова Марина Юрьевна. Төрле өлкәләрдән килгән белгечләр социаль өлкәдәге төрле эшләнмәләр һәм аларның стратегик үсеше буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
23 январь көнне Питрәч районы пенсия фондында 2017 елга нәтиҗә ясалды. Анын эшендә Питрәч башкарма комитеты урынбасары Зимфира Мухаметгареева, ГХАТ бүлеге начальнигы Эльмира Набиуллина катнашты. Узган 2017 елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы елга максатлар куелды.
Күн авылында яшәүче Забир Салахов үзенен 90 яшьлек юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән каршылады. Аны котларга район администрациясеннән Зимфира Мухаметгареева, Рашида Сахабиева килде. Авыл башлыгы Рифгат Багауовта юбилярны котларга килделәр. Хәзерге вакытта Забир абый үзенен оныгы гаиләсендә матур итеп яшәп ята.
2018 елның 23 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә авыл җирлекләре сәркатипләре арасында узган бәйге азагында, республика бүләкләре тапшырылды.
2018 елның 23 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә авыл җирлекләре сәркатипләренең гаилә кыйммәтләрен ныгыуга юнәлгән эшләрен күрсәтү буенча, бәйге узды.