2018 елның 23 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә авыл җирлекләре сәркатипләренең гаилә кыйммәтләрен ныгыуга юнәлгән эшләрен күрсәтү буенча, бәйге узды.
Бәйгедә гражданлык хәле актларын теркәүгә вәкаләтле Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы һәм районның унбиш авыл җирлекләре катнашты. Ярыш барышында катнашучылар үзләренең эшләре белән уртаклаштылар, аш-су талантларын күрсәттеләр, шигырьләр, тизәйткечләр сөйләделәр, җырладылар, сорауларга җавап бирделәр.
Бәйгедә катнашучыларның осталыгын ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотина җитәкчелендәге экспертлар бәяләде. Катнашучыларның иң әйбәт һәм уңышлы чыгышлыры дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән билгеләп үтелде.
Шунысын искәртү кирәк, проект җаваплы ата-ана һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә, Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә һәм авыл гаиләләрендә традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлгән.