2018нче елның 24нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда «2017нче елның Студенты» республика премиясенең шәһәркүләм этабындагы җиңүчеләрне һәм лауреатларны тәбрикләделәр. Конкурсның финалына шәһәрдән 32 студент чыкты.
Бу вакыйга уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Мәгъдиев җиңүчеләрне котлады. «Шәһәребезнең студентлары, КамАЗ заводы эшчеләре кебек Яр Чаллыда гына түгел, республика куләмендә дә яңа үрләр яулыйлар. Без үзебез дә студентлар булдык, студент тормышы һәр яшь кешенең иң гүзәл чоры. Бу мөмкинлекне киләчэк һөнәрне сайлаганда кулланып калырга кирэк, шәһәрдәге төрле мөмкинлекләрне дә үзләштереп калырга кирэк. Студент чоры – яңа дусларга бай чор. Бүгенге номинантлар иң-иң яхшылары» - диде ул аларны тәбрикләгәндә.
Тантанада шулай ук Дәуләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да катнашты. Ул «2017нче елның Студенты» гран-при җиңүчесенә акчалата 33000 сум премия тапшырды. Бу премиягэ Казан шәһәренең В.Т. Тимирясов исемендәге инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Алексей Володин ия булды.
Искэртэбез: бу конкурста былтыр шәһәрнең 51 студенты катнашты, аларның 32се финалистлар булды. Төрле номинацияләрдә 14 студент җиңүче дип табылды. Конкурсның номинацияләре арасында «Елның студент СМИ», «Елның журналисты», «Елның интеллекты», «Студент фәнни оешмасы», «Иҗади шәхес», «Иҗади коллектив», «Ел спортсмены», «Ел волонтёры», «Чит ил студенты», «Студент хезмәт отряды», «Студент проекты», «Студент ижтимагый оешмасы», «Елның җәмәгатьчесе» һәм гран-при. Ярышлар ике этапта үтте: заочный һәм быел беренче тапкыр очный формада узды. Барлык катнашучылар да диплом һәм төрле бүләкләр алды.