ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 23 гыйнварында никахлашу Сараенда авыл җирлекләре сщркатипләре арасында узган бәйге азагында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотина Старошешминск авыл җирлеге ГХАТ ветеранын Сычева Татьяна Михайловнаны юбилее белән котлады.

Узган ел туйларга бай булып чыкты: 2017 елда Әлмәт Муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1466 язылышу турын акт төзелде,  2016 елның нәтиҗәләре белән чагыштырганда 101 актка күбрәк булып чыга. Шуларның 55-е чит ил гражданнары катнашында.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бу көннердә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй районында Югары Ложы авыдында  яшәүче сугыш ветераны Давлетшина Миннехаят Ахунжан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

Заманында чиркәве, мәчете булган, фермасы гөрләп эшләп торган Ашпала авылында бүгенге көндә дистәләп йорт кына калды. Минзәлә районының иә матур табигатҗ почмагында урнашкан бу авылны саклап торучыларның берсе – Рәшидә апа Рамазанова. Ул  гыйнвар аенда 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Рәшидә апа авыл җанлы кеше, бөтен гомерен авылга багышлады. Балаларының шәһәргә китәргә кыстауларын ул игътибарга да алмый.  Юбилярны котлап, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбилярга котлау хатын һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырды.

 

2018 елның 22 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды.  Никахлашу Сараена №33 урта белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары килде.

 Спас районы Красный Вал авылында  Алина белән Валерьян Гущиннарның гаилә корып яши башлауларына төгәл алтмыш ел тулды.

Алар узган гасырның илле сигезенче елыннан бирле бергә! Туган авылдан кая булса да китү турында беркайчан уйлап та карамаганнар. Бер-берсенә ныклы терәк, киңәшче һәм ярдәмче булып, туган һәр көнгә сөенеп яшиләр. Балалары Александр, Юлия һәм Надежда үз бәхетләрен читтә түгел, балачактан ук күңелгә якын булган Красный Валда тапканнар. Көн саен килеп әти-әниләренең хәлен белешеп торалар. Оныклар һәм оныкчыклар да онытып бетермиләр. 

22 гыйнварда бәйрәм табыны артына    Менделеевск шәһәрендә гомер итүче  Шәмсинаһар Вәгыйз кызын  олы юбилее белән котларга туганнары һәм дуслары җыелды.

Район башлыгы исеменнән  аны  башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Роберт Искәндәров котлады. Шулай ук Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина белән  “Карповец” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Гөлсинә Загретдинова да җылы теләкләрен юлладылар. Алар  аңа тазалык-саулык, олы яшьтә булуына карамастан күңел көрлеге һәм ,әлбәттә, тынычлык, иминлек теләделәр.


21
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2824 сабыйның тууы теркәлгән, 338 балага азрак, узган ел белән чагыштырганда. Малайлар дөньяга шактый күбрәк (1501) туган, кызларга караганда (1323), икеләтә бәхет 35 гаиләдә. Аларда игезәкләр туды.

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Ситдикова Фатыйма Садыйк кызына 21 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Ситдикова Фатыйма озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Ситдикова Фатыйманың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


20
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

2018 елның 20 гыйнварендә Марат Җәббаров Буа районында гомер итүче юбилярны Агафия Емельян кызы Степанованы котлады.

100 яшьлек бәйрәмен якын кешеләре арасында каршылап алган юбилярга Марат Азат улы исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, бәхет теләде. “Сезнең гасырга бик авыр тормыш туры килде диеп башлады үзенең сүзен, ләкин сез авырлыкларны үз көчләрегез белән җиңеп чыккансыз. Рәхмәт сезгә Ватанны саклап калуыгыз очен!”


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International