ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

    20 гыйнварда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районың ЗАГС бүлегендә беренче никах теркәве булып узды. Акт язмасы  Пономаренко Денис, чыгышы белән   Нурлат районың Мамык авылыннан һәм  Заверняева Галина  Биләр кызы үз язмышларын берләштерде. Елның беренче  парлары буларак,  аларга    бүләк тапшырылды – хрусталь аккошлар мәңгелек мәхәббәт символы.

2018 нче елның 19 январендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 50 ел бергә гомер кичерүче Клепиковлар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.

Бүген, 2018 елның 20 январендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда, Артем һәм Ольга никах теркәү мәҗлесе үтте. Бу көн  шуның белән кызыклы, Артем белән Ольга  бер көнне туганнар. Яңа туган гаиләгә исәнлек, саулык,  бәхет телибез!


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

       Бүген Биектау муниципаль районының Мәмдәл авыл җирлегендә  Ихсановлар гаилесендә юбилей - бергә яшәуләренә 50 ел.. Ике бала әти-әнисе  әлеге көндә өч оныклары тәрбияләүдә булышалар. Ихсановлар - иҗади гаилә. Авылда үзешчән сәнгатьттә актив катнашлар. Дамир белән Филсинә беренче Үзешчәннәрнең Бөтенсоюз смотрлары конкурсы лауреатлары.Гаилә башлыгы матур итеп рәсем ясый, аның рәсемнәре авыл мәдәният йорты диварларын бизәп тора.

Кем өчендер 2018 елның 18 январе – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген безнең Зәй районы ГХАТ бүлегендә ике гаилә теркәлде. Алар үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның “юбилейлы” 50 нче сабый тууы теркәлде. Кечкенә генә баһадир Курлянов Добрыня Никитич шушы бәхетле очракка туры килде. Никита Юрьевич белән Екатерина Сергеевна гаиләсендә сабый көтеп алынган беренче бала. 3940 гр авырлыкта, 55 см озынлыкта туган нарасыйга бәхетле озын гомер телибез.

Авыр сугыш елларында Германия концлагерендә туган Борис Петрович тормышы бик тетрәндергеч. Эти-энисенен бер-беренә булган олы мэхәббәт хисе чәнечкеле тимерчыбык артында узенен көчен югалтмый, ныгый гына. Яшь гаилә таркалуга юл куймый. Шушындый көчле рухлы гаиләдә Борис доньяга килә дә.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Лопатина Нина Александр кызы бар иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина  катнашты. Юбиляр исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.

ГХАТ бүлегендә урнашкан куб-җыелмада -балаларга ярдәм -2500 сум күләмендә акча җыелган иде, Алексеевск районында «Игелекле эшләр чын йөрәктән» Хәйрия акциясендәдә катнашу яшь парлар, кеше кайгысына битараф булмаган  һәр кем өчен гореф-гадәткә әйләнеп бара. Бу акча  авыру балалрны  дәвалау эчен тотылачак, чөнки аларның киләчәге, аякка бастырулары бик күп чыгымнар таләп итә.

18 гыйнварда Иштуган урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгендә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучыларны иң элек “Купфункцияле  үзәк” бюджет учреждениесенең  Саба филиалы бүлек начальнигы Алсу Баһманова үзәкнең эшчәнлеге, электрон чиратлар, түләү тәртипләре белән таныштырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының  зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International