2018 елның 18нче январендә Яр Чаллы шәһәрендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 300-нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Роман Лебедев – 13январь көнендә дөнья күрде.
Күпчелек гайләләр хыяллана торган язмышның чын бүләге – “патша игезәкләре”, 2018 елның 12 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә Рәвил Ирекович һәм Екатерина Александровна гаиләсендә дөньяга туды. Балаларны Элина һәм Әсхәт Бадриевлар дип атаганнар.
Рәвил һәм Екатеринаны тормышның яңа этапы башлануы белән котлыйбыз. Ел башыннан Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә 7 игезәкләр пары теркәлгән.
Пөшәңгәр авылында яшәүче Зайнәгетдинов Рәшит абый белән Гәтифәбану апа иңгә иң куеп 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр. Апаз авыл җирлеге җитәкчесе Садыйков Р.Ш. юбилярларны зөбәрҗәт туйлары белән котлады һәм истәлекле буләге тапшырды. Юбилярлар "Дан китабына" кул куйдылар.
Азнакай шәһәр ГХАТ бүлеге белгече Айгөл Ильясова мәктәп балалары алдында «Семьяведение» курсы буенча чыгыш ясады. Нык һәм сәламәт гаиләдә генә сәламәт, акыллы, тормышка яраклы балалар тууын һәм тәрбияләнүен аңлатты. ГХАТ бүлегенең тарихын һәм 2017 елда 100 еллыгын каршы алуын билгеләп үтте. Бөтен биргән сорауларга укучылар җентекле җавап алдылар.
2018 елның 17 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсенең күчмә коллегиясендә иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.
2017 елның нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе кабат лидер дип танылды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.
2018 елның 16 гыйнвар көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә яңа туган беренче баланы теркәде.
Балага Ярослав дигән матур исем бирделәр. Сергей һәм Кристина гаиләсендә Ярослав беренче бала булып туа.
Бу шатлыклы вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова котлап, баланың беренче документы-туу турында таныклык тапшырды.
Сарманда яшәүче Исмәгыйлов Даут Исмәгыйль улына 16 гыйнварь көнне 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән мунципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләп, РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга ихлас теләкләрен ирештерделәр. Күршеләре белән чәй табыны янында үзенең “тормыш йомгагын сүтте” Даут абый.
2018 нче елның 16 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә сирәк очрый торган Айлин исеме кушылган кыз бала теркәлде. Бу исем төркичәдән тәрҗемә иткәндә “ илһам, илһам бирүче ” дигәнне аңлата. Ленар белән Лилия Сәгадиевләр яңа туган икенче кызларына менә шушындый матур исем кушканнар. Бирелгән исеме балага бәхет китерсен.