2018 елның 17 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсенең күчмә коллегиясендә иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе дә җиңүчеләр арасында иде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотинага республика бәйгесенең лауреат Дипломы тапшырылды.