ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 16 гыйнвар көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 100-нче баланың тууы теркәлде. Мөһим вакыйга, 2018 елның 9 гыйнварында, Галиуллиннар Айрат Атласович һәм Елена Геннадьевна гаиләсендә булды. Улларына алар Альмир дип матур исем кушалар. Ирләр исеме Альмир мөсөлманнан «намуслы», «гадел» дигәнне аңлата.

16 гыйнвар көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 2018 елда  100 нче бала тууы теркәлде. 

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә Зайцев Михаил Николай улы һәм Лидия Иван кызы гаиләсенең «алтын» юбилеен  хөрмәтләү тантанасы узды.

Никахларын теркәү көннән аларның инде менә 50 ел узган, күп нәрсәләр үзгәрде, бу вакыт эчендә, әмма юбилярларның мөнәсәбәтләре еллар аша үтеп шул килеш калган. Аларның зур тормыш тәҗрибәсе, хезмәт казанышларын һәм бәхетле гаилә тормышы бу еллар узышында тупланган. Балалары, оныклары – Зайцевлар гаиләсенең иң зур бәхетләре.

Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге коллективы гаилә булдыру һәм аны саклауда шактый зур эш башкара. Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Ходай җиһанда һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Яшәүнең мәгьнәсе дә шунда. 


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Баулыда яшәүче  Хәлиуллина Хамдия апа Ахунҗан кызына  Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Лаеклы ялга чыкканчы юбиляр Баулы УТТ оешмасында эшләгән, ветеранның гомуми стажы 42 ел тәшкил итә.

2018 нче елда  беренчеләрдән  булып,   Хәлилов Рәмис Рамилович һәм Сагимбаева Елена Михайловна никахлары теркәлде.

Гыйнвар – бу һичшиксез кар һәм салкыннар ае.  Мондый һава шартлары, чиста ак кәгазь битенә язылган, ныклы гаилә мөнәсәбәтләре вәгъдә итәләр.

  Минзәлә районы Әтрәкле авылында яшәүче Мосаллия Шәймиева 15 гыйнвар көнне үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

  100 ел-тулы бер гасыр. Шушы гасыр эчендә аңа илебездә булган төрле вакйгаларның шаһиты булырга туры килде. Бай тормыш тарихы булу сәбәпле, аның һәр сүзе яшь буын өчен зур киңәш.

 Мәдинә әби Мәрданова 1928 нче елның 15 январенда Минзәлә районы Тулбай авылында  Сәхбетдин белән Нәгыймә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенә Мәдинә 1935 нче елда Тулбай башлангыч  мәктәбенә укырга керә. Биш класс укыганнан соң, мәктәпне ташлап, әтисе Сәхбетдин белән атлар карарга булышып йөри башлый.

Актаныш районы Актаныш авылы тыл ветераны  Латыпова Хафиза Кашап кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.С.Карамов  тапшырды.

Аны   гомер  бәйрәме белән  Кайбыч башкарма комитетыннан Фатыйма Бикбова,  ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина һәм Олы Урсак авыл советы җитәкчесе  Габбас Зиннәтуллин  котлады. Клавдия  Кәримовага Россия  Федерациясе президенты котлау открыткасы, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк тапшырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International