Мосаллия апаның гасыр юбилее

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

  Минзәлә районы Әтрәкле авылында яшәүче Мосаллия Шәймиева 15 гыйнвар көнне үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

  100 ел-тулы бер гасыр. Шушы гасыр эчендә аңа илебездә булган төрле вакйгаларның шаһиты булырга туры килде. Бай тормыш тарихы булу сәбәпле, аның һәр сүзе яшь буын өчен зур киңәш.

  Мосаллия апа Мөслим районы Кызыл яр авылында Шәймөхәммәт һәм Мәрьям гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Тормыш еллары авыр булу сәбәпле ул өч сыйныф белем ала, яшь булуга да карамастан колхозда төрле әштә эшли башлый. Мәскәү өлкәсендә урман кисәргә дә туры килә аңа. Сугыш беткәннән соң, Шәйхелгилем исемле Әтрәкле егетенә тормышка чыга. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.Бүгенге көндә балалар, оныклар, оныкчыклар саны 35 кеше. Мосаллия апа аларның барысы өчен дә яраткан дәү әби.

  Шушы олуг тормыш бәйрәме белән Мосаллия апаны котларга район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, “Заиковский” хуҗалыгының җитәксчесе Радик Фаттахов, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гаҗиҗанов килделәр, йөзяшәр әбигә иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International