2018 елның 15 гыйнварында «Эшлекле дүшәмбе» кысаларында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшин Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының иң яхшы җитәкчеләрен һәм белгечләрен билгеләп үтте.
2017 елда Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге 358 никах теркәде, бу узган ел белән чагыштырганда 25 парга күбрәк. Ә Яңа 2018 елда беренчеләрдән булып Музипов Ильдар һәм Хафизова Зәлия өйләнештеләр. Ишанып калабыз Музиповлар гаиләсенең «җиңел аяклары» белән районда никах саны тагын да күбрәк һәм гаиләләр ныклы булачак. Яшьләргә үзара аңлашу, мәхәббәт, сәламәтлек, барлык теләкләр тормышка ашсын диеп теләп калабыз!
2017 елда Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турында 81 акт теркәлде. Туган сабыйларның 43 малай, 38 кыз. 81 баланың 22 гаиләдә берече булып, 33- икенче бала булып, 20- өченче, алтысы-дуртенче бала булып туган.
Ата-аналары сабыйларга Амин, Самира, Самир, Ляля, Владислав, Милана, Аяз дигән матур исемнәр кушканнар.
2018 елның 14 гыйнварендә Вольный Стан авылында яшәүче хезмәт ветераны Шәрәфетдинов Фәттәхетдин үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Буа башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, социаль бүлеге яклаучы урынбасары, Янтуган авыл советы Рамил Замалетдинов, туганнары, якын кешеләре һәм авылдашлары килделәр.
2018 елның 12 гыйнвар көнендә Макыл авыл җирлегендә Алексей улы Николай һәм Дмитрий кызы Ольга Рогожиннар гаиләсе тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" билгеләп үттеләр. Ярты гасырлык уртак тормыш юлы узган пар бер-берләренә булган тирән хөрмәт, эчкерсез ярату, ышану, тугрылык хисләрен вакыт дәвамында раслаган. Бергә бик күп юллар узылган, бик күп эшләр башкарылган.
Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында юбилейларны хөрмәтләүгә багышланган «Безнең гаилә – тату гаилә» («Безнең дус гаилә») чарасы узды.
2018 елның 12 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган гаиләне теркәделәр. Яңа Фәтхуллиннар гаиләсе тууын раслап, Ренат белән Зәлия 2018 елның 1 нче номерлы язылышу турындагы актка кул куйдылар.
Фәтхуллиннарның яшь гаиләсенә бәхет, мәхәббәт, тигез озын гомер телибез!
Зәй шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Иван Селеверстович Григорьевка Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
2018 елның 12 январе көнне, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Диана белән Эдуард Сачковлар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.